Сишәмбе, 13 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
9 майда җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак- дәвамын укырга
Чаллыда 150 мең лалә чәчәкләре утыртылды- дәвамын укырга
Чаллы бакчаларына автобуслар йөри башлый- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтте Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Клавдия Степановна Шакурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җомга, 13 декабрь 2019, 14:41

Чаллылыларны мэрия янындагы мәйданга концерт-күңел ачу программасына чакыралар 17:00дан 19:00 сәгатькә кадәр кунаклар өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге җырчылары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Җомга, 13 декабрь 2019, 14:06

Яр Чаллыда җимлекләр конкурсы оештырыла 16 декабрьдә бәяләү комиссиясе конкурска йомгак ясаячак. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәләр, катнашучыларга сертификатлар бирелә. Конкурска тапшырылган җимлекләр мәгариф оешмалары территорияләрендә, микрорайоннарда, шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә эленә. Җомга, 13 декабрь 2019, 13:24

Яр Чаллының картиналар галереясендә "Кышкы Вернисаж" күргәзмәсе ачылды Күргәзмәдә картиналар галереясе фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән 100дән артык әсәр тәкъдим ителгән. Җомга, 13 декабрь 2019, 12:04

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе кубогына турнир финалы узачак  Ир-атлар финалы 14 декабрьгә планлаштырылган, хатын-кызлар 15 декабрьдә уйнаячак. Аларда Казан, Алабуга, Әлмәт һәм Яр Чаллы командалары катнашачак. Җомга, 13 декабрь 2019, 11:59

Чаллы укучылары интеллектуаль уенда ярышты Шәһәрнең «3D IQ» интеллектуаль уеннары сериясе «Гармония» яшүсмерләр-яшьләр клубында финал уены белән тәмамланды. Җомга, 13 декабрь 2019, 11:37

Наил Мәһдиев ГЭСта паркны төзекләндерү нәтиҗәләрен бәяләде Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән кичке сәфәр ГЭСның Мәдәният һәм ял паркында узды. Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Комсомол районы башлыгы Александр Кислов, җаваплы затлар һәм журналистлар белән бергә парк территориясен реконструкцияләүнең беренче этабы белән танышты. Җомга, 13 декабрь 2019, 11:10

Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды Юбилярны РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар. Җомга, 13 декабрь 2019, 10:07

17 яшь чаллылы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Җомга, 13 декабрь 2019, 09:36

Наил Мәһдиев Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында очрашулар үткәрде Шәһәр башлыгының чаллылылар белән әңгәмәсе аның җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узды. Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 17:27

Чаллы укучылары Пенсия фонды идарәсендә экскурсиядә булдылар 26 нчы гимназиянең өлкән сыйныф укучылары идарәнең беренче һәм икенче катларында балалар клиентлар хезмәте белгечләренең ничек эшләүләрен күрделәр, гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрергә һәм тизләтергә тиешле яңалыклар турында белделәр, РПФның корпоратив стиле белән таныштылар. Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 17:03

Яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды Автозавод районында Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. 8 укучы тантаналы шартларда төп документ – паспорт алды. Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 17:02

Киләсе тәүлектә Яр Чаллыда явым-төшем көтелми Төнлә һәм иртән минималь температура -10..-12 градус, аязганда -17 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы -6..-9 градус. Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 15:01

Чаллының "Калкан" кадетлар мәктәбендә Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара бүген 81нче «Калкан» кадетлар полиция мәктәбендә узды. Чарада Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 14:38

Яр Чаллыда «Солдат язмышы» җәмәгать кабул итү бүлмәсе ачыла 11 һәм 12 декабрьдә 15 нче балалар иҗат йортында «Солдат язмышы» җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Анда шәһәрнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары язмышы белән кызыксынган һәр кешесе мөрәҗәгать итә ала. Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 14:20