Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Чаллыда Яшьләр көне гөрләде- дәвамын укырга
Чаллы Сабантуе турында иң мөһиме- дәвамын укырга
Наил Мәһдиев: «Айдар Сәйфетдинов — чын герой!»- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Яр Чаллыда көчле җил фаразлана 28 апрельдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, аерым районнарда 24 метрга кадәр, көчле яңгыр, яшен көтелә. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 15:45

"Нур "яшьләр үзәге чаллылылар өчен онлайн-класслар сериясен дәвам итә Дәресләр инстаграмдагы @mcnurchelny яшьләр үзәге аккаунтында дүшәмбе-шимбә көннәрендә 15:00 сәгатьтә уза. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 13:27

Өч яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сумлык түләүне алуга гаризаны КФҮ аша бирергә мөмкин Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, өч яшькә кадәрге балалары булган, ана капиталын алу хокукына ия гаиләләргә 5 000 сум күләмендә түләүне алу өчен гаризаны КФҮдә тапшырырга мөмкин. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 13:00

Яр Чаллыда биш яңа Сovid – 19 очрагы расланды 18 пациент хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 52 кеше өйдә дәвалана. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 11:07

Чаллылыларга эшсезлек буенча 13 млн сумнан артык пособие түләгәннәр Чаллыда «Рәсәй эше» кадрлар үзәге эшсезләр сыйфатында теркәлгән чаллылыларга пособиеләр түләүне дәвам итә. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 09:15

Яр Чаллыда социаль әһәмияткә ия товарларга кытлык юк Башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан көндәлек режимда беренче чиратта кирәкле товарларның бәяләренә мониторинг үткәрелә. Апрель аенда автокаланың 468 кибете тикшерелде. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 09:11

Узган ял көннәрендә Яр Чаллыда коронавирус белән авыруның җиде очрагы ачыкланды Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 80 очрагы ачыкланган. Автокалада коронавирус нәтиҗәсендә барлыгы 390 кеше медицина күзәтүе астында тора. Шуларның 211е-COVID-19 инфекцияле затлар белән элемтәдә булучылар. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 09:10

"Тэмпо" компаниясе битлекләр җитештерү линияләре урнаштыра Чаллы тегү компанияләре шәһәр медиклары өчен саклагыч костюмнар әзерлиләр. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 08:35

Яр Чаллыда томан көтелә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча 27 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан көтелә. Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 07:42

Яр Чаллыда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә «Хәтер бакчасы» барлыкка килде "Хәтер бакчасы“ халыкара акциясе Россиянең бөтен территориясендә 18 марттан 22 июньгә кадәр уза. Россия Федерациясенең 85 субъектында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн үсенте утыртылыр дип планлаштырыла. Якшәмбе, 26 апрель 2020, 16:55

Яр Чаллыда киләсе тәүлектә яшен булуы ихтимал 27 нче апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил булуы ихтимал. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Якшәмбе, 26 апрель 2020, 15:57

Яр Чаллыда коронавирус белән авыруның расланган дүрт очрагы теркәлгән Татарстан Республикасында барлыгы 71 яңа COVID-19 очрагы расланды. Якшәмбе, 26 апрель 2020, 12:31

Чаллылыларны шторм турында кисәтәләр Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 25 апрель кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бик көчле көньяк-көнбатыштан исүче җил көтелә, аның тизлеге секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шимбә, 25 апрель 2020, 18:26

Чаллының алданган өлешчеләр йортлары югары әзерлек дәрәҗәсендә Наил Мәһдиев 65/06 һәм 65/10 торак йортларда төзелеш эшләре барышы белән танышты. Җомга, 24 апрель 2020, 16:28

Яр Чаллыда «Безнең геройлар» акциясе старт ала 25 апрельдән 6 майга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең геройлар» видео котлаулар акциясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Җомга, 24 апрель 2020, 15:11