Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Чаллыда Яшьләр көне гөрләде- дәвамын укырга
Чаллы Сабантуе турында иң мөһиме- дәвамын укырга
Наил Мәһдиев: «Айдар Сәйфетдинов — чын герой!»- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Яр Чаллыда яшен һәм көчле җил көтелә 4 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә, иртән томан, яшен көтелә, төнлә, көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Дүшәмбе, 3 август 2020, 14:32

15 августка кадәр COVID-19 профилактикасына субсидияләр алу өчен гаризалар кабул ителә Субсидия күләме беренчел чыгымнарга 15000 сум һәм һәр хезмәткәр башыннан 6500 сум тәшкил итә. Әлегә бу акчаларны алу өчен Яр Чаллыда 848 гариза бирелгән. Дүшәмбе, 3 август 2020, 14:11

Блогерлар һәм авторлык массакүләм матбугат чаралары өчен халык санын алу конкурсы башланды Иң яхшы тормышка ашырылган эшләрнең авторларына акчалата бүләкләр биреләчәк: беренче урын өчен – 30 000 сум, икенче урын өчен – 20 000 сум, өченче урын өчен – 10 000 сум. Дүшәмбе, 3 август 2020, 13:34

ТОСЭР резидентлары быел шәһәр бюджетына салымнарны узган ел белән чагыштырганда, 39%ка күбрәк күчергән Яр Чаллының алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетына физик затлар кеременә 40 млн 328 мең сум күләмендә салым күчерделәр, бу 2019 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 39%ка күбрәк. Дүшәмбе, 3 август 2020, 11:44

2020 елга федераль һәм республика программаларын финанслау 14 млрд сум тәшкил итә Яр Чаллыда федераль һәм республика программалары кысаларында гомуми суммасы 14 млрд сумлык төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Шулардан илкүләм проектлар кысаларында – 2,5 млрд сумга. Дүшәмбе, 3 август 2020, 10:53

Пандемия булуга карамастан, Яр Чаллыда җитештерү үсешен тәэмин итүче предприятиеләр бар Яр Чаллыда агымдагы елның I яртыеллыгында социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде. Дүшәмбе, 3 август 2020, 10:21

Чаллылыларга "Рәсәй эше" кадрлар үзәге биш меңнән артык вакансия тәкъдим итә Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 4,28 % тәшкил итә. Хәзерге вакытта автокалада эшсезләр сыйфатында 12 061 кеше теркәлгән. Дүшәмбе, 3 август 2020, 09:35

618 чаллылы коронавирус инфекциясеннән сәламәтләнде Хәзерге вакытта Яр Чаллыда лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Дүшәмбе, 3 август 2020, 08:51

Яр Чаллыда яңгыр көтелә 3 августта Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә. Якшәмбе, 2 август 2020, 15:33

Яр Чаллыда Һава-десант гаскәрләре оешуның 90 еллыгы уңаеннан Василий Маргеловка бюст куелды Бюст Беренче автомобиль юлындагы Ватан сугышчылары мемориалы янында урнаштырылды. Якшәмбе, 2 август 2020, 14:23

Наил Мәһдиев чаллылыларны Һава-десант гаскәрләре көне белән котлады Быел Һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел тула. Тантаналы чара "Ватан-ана" мемориалы янында узды. Якшәмбе, 2 август 2020, 14:18

Чаллылыларны көчле яңгыр һәм җил турында кисәтәләр 2 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән көчле яңгыр, яшен, секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метрга кадәр көчле җил көтелә. Шимбә, 1 август 2020, 16:03

Татарстанда яшенле яңгыр һәм җил көчәюе көтелә Татарстан Республикасы территориясендә 1 августта төнлә һәм көндез урыны белән яшен вакытнда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Җомга, 31 июль 2020, 14:37

Чаллы шәһәренең 14 мәчетендә бәйрәм намазлары узды Бәйрәм намазында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Башкалар белән бергә ул «Нур-Ихлас» мәчетендә вәгазь һәм бәйрәм намазын тыңлады. Җомга, 31 июль 2020, 11:21

Наил Мәһдиев мөселманнарны Корбан гаете белән котлый "Бу изге бәйрәм күп гасырлар дәвамында исламда иң олылардан санала. Ул – гөнаһлардан пакьләнүгә һәм тәүбә итүгә, яхшылыкка өнди, гөнаһлы эшләрдән тыя", – диелә котлауда. Җомга, 31 июль 2020, 03:30