Мы в социальных сетях
Чаллыда Яшьләр көне гөрләде- дәвамын укырга
Чаллы Сабантуе турында иң мөһиме- дәвамын укырга
Наил Мәһдиев: «Айдар Сәйфетдинов — чын герой!»- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Яр Чаллыда социаль ипотека буенча йорт файдалануга тапшырылды Яңа йортта 490 фатир. Биредә бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, биш һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк. Сишәмбе, 21 декабрь 2021, 11:59

Чаллылыларны интерактив мимик тамашага чакыралар Халыкны тамаша персонажлары – кар бабайлар белән турыдан-туры аралашу көтә. Сишәмбе, 21 декабрь 2021, 11:53

Чаллы язучылары Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби премиягә лаек булдылар Җиңүчеләргә дипломнарны мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина тапшырды. Сишәмбе, 21 декабрь 2021, 10:17

Яр Чаллыда Яңа ел экскурсия трамвае эшли башлады Аның пассажирлары – Замелекесьеның 39 нчы мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары. Оештыручылар – «Электротранспорт» һәм шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музее. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 17:24

Синоптиклар томан һәм кар явуны фаразлый Төнлә минималь һәм көндез максималь һава температурасы -2..-7˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 17:07

Үзәк районында Инвалидлар декадасына йомгак ясалды Картиналар галереясына «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» конкурсы җиңүчеләрен, Район инвалидлар советы активистларын, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны, республика һәм шәһәр ярышлары призерларын чакырдылар. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 16:57

Яр Чаллының 7 нче поликлиникасында COVID-19 белән авырган булачак әниләр өчен реабилитация оештырыла Йөкле хатын-кызлар белән мультидисциплинар тернәкләндерү бригадасы эшли: табиб-реабилитолог, терапевт, медицина психологы, массажистлар, дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 16:25

Теләгән һәркем Кыш бабайга әверелә ала Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел тылсымы үткәрергә тәкъдим итте. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 16:20

Шәһәр Советы Президиумы чираттагы утырыш үткәрү датасын билгеләде IV чакырылыш Шәһәр Советының узып баручы елда соңгы утырышы 27 декабрьдә 11:00 сәгатьтә мэриянең 405 залында узачак. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 14:46

Чаллы спортчылары спортның көч төрләре буенча Евразия берлеге чемпионатында медальләр отты Яр Чаллы шәһәре командасыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән җиде спортчы катнашты. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 13:54

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилейларын билгеләп үтәләр Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Вәҗетдин Абзал улы Абзалиев һәм Вәсимә Гайнетдин кызы Нурмөхәммәтова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 13:22

Декабрьдә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие түләү графигы Декабрь ае өчен бала карау буенча билгеләнгән айлык пособиеләр агымдагы елның соңгы көннәрендә түләнәчәк. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 13:06

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,41% тәшкил итә «Без сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен шактый уңышлы хәл итәбез. Республика күчеп килгән югары квалификацияле медицина хезмәткәренә 800 мең сум күләмендә грант бирә. Без өстәмә рәвештә 200 мең сум акча бирәбез», - дип билгеләде Наил Мәһдиев . Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 11:22

Чаллы шахматчылары чираттагы җиңүләрен яулады Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын алты спортчы тәкъдим итте. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 11:14

Яңа ел төнендә Чаллыда полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тәртип саклаячак Яр Чаллыда Яңа елда бәйрәм мәйданчыкларында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 09:56