Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Чаллыда Яшьләр көне гөрләде- дәвамын укырга
Чаллы Сабантуе турында иң мөһиме- дәвамын укырга
Наил Мәһдиев: «Айдар Сәйфетдинов — чын герой!»- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Наил Мәһдиев Башкарма комитет хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады Шәһәр Мэры коллективка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Җомга, 28 декабрь 2018, 16:17

Иртәгә Яр Чаллыда бераз кар көтелә Шимбә көнне көндез һава температурасы -11..-13 градуска кадәр, төнлә -13..-17 градус тәшкил итәчәк. Җомга, 28 декабрь 2018, 16:13

Автокалада балалар өчен Яңа ел чаралары дәвам итә Яңа ел алдыннан Комсомол районында физик мөмкинлекләре чикле 542 бала, шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар татлы бүләкләр алдылар. Җомга, 28 декабрь 2018, 14:38

Наил Мәһдиев медиа тармагы топ-менеджерлары белән очрашты "Массакүләм мәгълүмат чаралары хакимияткә йогынты ясый. Сез безгә дөрес юнәлештә эш алып барырга ярдәм итәсез", – дип билгеләде әңгәмәдә шәһәр башлыгы. Җомга, 28 декабрь 2018, 14:11

Яр Чаллыда универсаль хоккей корты ачылды Яр Чаллыда тантаналы шартларда Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат территориясендә урнашкан хоккей кортының рәсми ачылышы булды. Җомга, 28 декабрь 2018, 13:21

Әлфия Когогина Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атналыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте, шулай ук 2018 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады. Җомга, 28 декабрь 2018, 11:06

Чаллылы Татарстан эшмәкәрләренең "алтын йөзлегенә” эләкте «МSSА» техник төркеме җитәкчесе Марсель Садыйков «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» номинациясендә җиңү яулады. Шәхси эшмәкәр Садыйков 14 ел дәвамында республика шәһәрләре һәм районнары өчен социаль әһәмиятле һәм мәдәни-массакүләм чараларны оештыруда һәм үткәрүдә техник ярдәм күрсәтә. Хәйрия чараларында актив катнаша. Җомга, 28 декабрь 2018, 10:19

“Энергетик” мәдәният сараенда физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм оештырылды "Энергетик” мәдәният сараеның зур залында шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән "Земляничка" балалар халык театрының традицион хәйрия тамашасы узды. Спектакль тәмамланганнан соң, Ириска һәм Карамелька күңелле персонажлары балаларны мәрмәр залына әйлән-бәйләнгә чакырдылар. Җомга, 28 декабрь 2018, 09:34

«Теләкләр чыршысы» акциясе тәмамланды Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе тәмамлана, аның кысаларында 400 гә якын Яңа ел бүләге җыелды. Җомга, 28 декабрь 2018, 09:26

Комсомол районында Яңа ел бизәлеше буенча конкурста җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды Комсомол районы хакимиятенең актлар залында шәһәр Советы депутатлары, хезмәт күрсәтүче һәм сәнәгать предприятиеләре, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, идарәче компанияләр вәкилләре, районның территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре катнашында тантаналы чара узды. Җомга, 28 декабрь 2018, 08:32

«Шәһри Чаллы» газетасы "Ел лидеры" дип танылды “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Шул уңайдан оештырылган махсус чарада ел дәвамында уңышлы күрсәткечләргә ирешкән матбугат чаралары билгеләнде. Җомга, 28 декабрь 2018, 08:13

Яңа ел бәйрәме программасы Энтузиастлар бульварында Үзәк районы халкын җыйды Энтузиастлар бульварында беренче тапкыр шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко ярдәме белән урнаштырылган яшел 10 метрлы урман чибәре, төсле утлардан балкый. Җомга, 28 декабрь 2018, 08:12

Җиңү паркында Яңа ел чыршысы салют белән ачылды «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты җырчылары һәм иҗат коллективлары, балалар хореография мәктәбе, 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе, Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады чаллылыларга Яңа ел кәефе бүләк итте. Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 19:27

Автокалада чираттагы яңа ел чыршысы үз утларын кабызды Чараны шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховның финанс ярдәме белән "Надежда-18" ТИҮ командасы оештырды. Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 17:21

Су объектларында браконьерлык фактлары турында чаллылылар «кайнар линия» аша хәбәр итә ала Чаллыда браконьерча балык яки кысла тоту челтәрләре урнаштыру урыннары турында шәһәр халкы Татарстан Республикасының су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелеге һәм саклау бүлегенә хәбәр итә ала. Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 17:02